Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды

22 июнь көнне Мөслимдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды.

Митингта район башлыгы, ветераннар советы, иҗтимагый совет, хакимият, ТР Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариаты, оешма, предприятие вәкилләре, укытучылар, укучылар һәм Мөслим халкы катнашты.

Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Ватан геройлары һәйкәленә чәчәкләр салынды.

«1941 нче елгы сугыш ачысы һәр йорт татыды,һәр гаиләгә кагылды. Миллионлаган кеше гомере өзелгән еллар безгә сабак булырга тиеш. Бу дәһшәтле сугышта Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшүчеләрне искә алу – безнең изге бурычыбыз. Батырларга мәңгелек истәлек!» - дип ассызыклады Альберт Хуҗин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев