Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелләрне кузгаткан бәйрәм. Фоторепортаж

Халыкара өлкәннәр көненә багышлап район мәдәният йортында үткән бәйрәм тантанасына авыл җирлекләреннән, оешма-предприятиеләрдән вәкилләр чакырылды. Быел бәйрәм алда торган тарихи даталарга – Бөек Җиңүнең 75 еллык һәм ТАССРның 100 еллык юбилейларына багышлап әзерләнгән иде.

Бәйрәмгә кунак итеп чакырылучылар арасында сугыш чоры газапларын, илне торгызудагы авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәрүчеләр дә, аларның ул-кызлары да күп иде. Бу даталарны алар да зур дулкынлану белән көтә. Илгә җиңү китергән сугыш ветераннары һәм фронт өчен тылда фидакарьләрчә эшләгән хатын-кызлар турында район ветераннар советы һәм матбугат үзәге хезмәткәрләре әзерләгән видеосюжетларны кем генә тыныч күңел белән карады икән? Шул рәвешле бүгенге көндә исән-сау булган сугыш ветераннары – Мөслимнән Мансур Зиннуров, Хәертдин Мөхәммәтов, Баектан Салих Госманов һәм Гыйндулла Сәхипов, Иске Сәеттән Котдус Хафизов, Әмәкәйдән Мөшәрәфә Шәйхуллина, Мәлләтамактан Миңнемөхәммәт Хәлиуллинның сугышчан юлын кабат күздән кичердек, ил азатлыгы өчен көрәштә күрсәткән батырлыклары турында үз авызларыннан ишеттек. Гасыр яшьтәше булган ак яулыклы апалар белән дә таныштык бәйрәмдә. Яңа Сәеттән Миңнекамал Мәүлиева, Иске Карамалыдан Фәһимә Кәримова, Мари Бүләрдән Халидә Кадыйрова һәм Миңлеян Димиева турындагы видеосюжетлар тәкъдим ителде. 100 яшьлек Миңлеян апа балалары һәм оныклары белән килгән иде бәйрәмгә. Кызларыннан аеруы да авыр әбекәйне. Йөзеннән елмаю китми. Зиһене дә, хәрәкәтләре дә ныклы аның. Район башлыгы Рамил Муллин йөзьяшәргә чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.

– Бүгенге бәхетле тормышыбызга нигез салган, якты матур көннәрдә яшәвебез өчен үз-үзләрен аямыйча яу кырында көрәшкән, тылда хезмәт куйган өлкән буынга без чиксез бурычлы. Кайсы гына тармакны алсак та, сез төзегән биналар, җитештерү объектлары, сез белем һәм тәрбия биргән балалар... Бүген эстафетаны лаеклы дәвам итүчеләр булуыбыз белән бәхетле без. Сезнең тормыш һәм хезмәт юлын үрнәк итеп, биргән үгет-нәсыйхәтләрегезгә, акыллы киңәшләрегезгә колак салып эшлибез. Рәхмәт булганыгыз өчен, сезгә сәламәтлек гаилә иминлеге, бәхет телибез, – диде Рамил Муллин.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров та өлкәннәргә җылы теләкләрен җиткерде:

– Бүген республикабыз – илдәге иң алдынгы регионнарның берсе. Авылларыбыз да күтәрелештә. Моны Мөслим мисалында да ачык күрергә була. Бу дәрәҗәгә күтәрелүендә биредә утыручы өлкән буынның да өлеше зур. Рәхмәт хезмәтегез өчен.

Рәис Гомәров элемтә хезмәтен үстердәге күпьеллык намуслы хезмәте өчен Альберт Әхкыям улы Шиһаповка “Таттелекомның атказанган хезмәткәре” күкрәк билгесен тапшырды. Район ветераннар хәрәкәтендәге актив эшчәнлеге өчен Түбән Табын авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Расыйх Галимҗан улы Әхтәмов район башлыгының Рәхмәт хатына һәм истәлек бүләгенә лаек булды.

– Районда Бөек Ватан сугышы ветераннары бик аз калуын ишетеп белсәк тә, аларның ни хәлдә яшәүләре, сәламәтлекләре турында беләсебез бик килә иде. Бүген һәрберсе турында йөрәккә үтеп керерлек кечкенә фильм карадык. Рәхмәт күңелләрне кузгатырлык чара әзерләүчеләргә, – диде Мәлләтамактан Рәмзия Бакиева.

Бәйрәмне район үзешчәннәренең матур чыгышлары бизәде. Кунакларга чәй табыны артында сыйлану мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Әлфинур Ногманова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев