Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда «Адымнар» беренче полилингваль белем бирү комплексын ачтылар

Казанда рус, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнү буенча "Адымнар -белем һәм татулыкка юл" беренче полилингваль белем бирү комплексы ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа уку үзәге ачылу уңаеннан үзенең сәламләү хатын юллады.

Тантаналы линейкада ТР Президенты сәламләвен ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укыды.

"Сезне чын күңелдән Белем көне белән котлыйм. Ел дәвамында без зур эш башкарабыз, чөнки 1-нче сентябрь көнне безнең балалар өчен яңартылган уку йортлары ишекләрен ачты. Бүген бу искиткеч мәктәпнең урта буын укучылары өчен яңа корпус ачабыз", - диелә котлауда.

Рөстәм Миңнеханов яңа мәгариф оешмасында күп функцияле спорт залы, бассейн, иҗади остаханәләр, фәнни лабораторияләр, видео - һәм тавыш яздыру студиясе, Заманча китапханә бар, дип билгеләп үтте.

Полилингваль белем бирү комплексын ачу тантанасында Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Яңа белем бирү оешмасы Казанның 165-нче номерлы мәктәбе базасында оештырылган. Комплекс өч мәктәпне үз эченә ала: 480 урынга төзекләндерелгән башлангыч мәктәп, 800 урынга исәпләнгән

Мәктәптә аерым фәннәрне укыту инглиз телендә алып барылачак: өченче сыйныфтан — музыка һәм технологияләр, җиденче сыйныфтан — биология, география һәм математика.

Татарстанда 2024 елга алты полилингваль белем бирү комплексы ачылачак. Аларның икесе — Казанда, берсе - Алабугада, Яр Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада эшләячәк. Мәктәпләр белән беррәттән комплекслар составына балалар бакчасы һәм өстәмә белем бирү үзәге керәчәк.

Полилингваль белем бирү комплекслары челтәрен булдыру проекты республикада 2019 елдан бирле тормышка ашырыла. Ул ТР дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы белән РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев