Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайда да алгы сызыкта 

Әтиемнең абыйсы Хәким Шакиров Сикия авылында туа. Киң болыннарда уйнап, елгасында су коенып, балык тотып, кайгысыз- хәсрәтсез үткәрә ул балалык елларын. Илгә фашист илбасарларының бәреп керүе бар хыялларны җимерә.

Сугыш башлануның икенче көнендә үк әтисе фронтка китә. Аның зур чалгысы, озын сәнәге һәм башка эш кораллары Хәким кулына күчә. 1943 елны аны район хәрби комиссариатына чакыралар. 
... Солдатлар утырган поезд көнбатышка ыргыла. Булачак фронтовиклар арасында Хәким дә бар. Хәрби өйрәнүләр, сугыш техникасы белән эш итүләр башлана. Озаклап өйрәнүләр үткәрергә вакыт юк. Дошман кулына эләккән авыл-шәһәрләрне азат итү өчен канлы көрәшкә кушылырга кирәк. Хәким һәм аның сугышчан дусларына төнлә белән Көнбатыш Двина елгасын кичү һәм каршы як ярда плацдарм алу бурычы куела. Әмма дошман да йокламый, ярга чыгарга 30-40 метр гына калгач, немецлар көчле ут ачалар. Командир атакага елганың түбән агымына күчәргә боерык бирә. Ләкин монда да дошман ут ачып каршылый. Хәким өч иптәше белән каршы як ярга йөзеп чыга һәм фашистларның атуын кире якка юнәлтергә мәҗбүр итә. Калган сугышчылар елганы хәвеф-хәтәрсез кичәләр. 
Бу сугышта кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткәне өчен унҗиде яшьлек Хәким Шакиров Кызыл байрак ордены белән бүләкләнә. Безнең сугышчылар 1944 елның июлендә Литва республикасының Шяуляй шәһәрен азат иткәндә бик күп югалтуларга дучар була. Бәрелешнең иң кызган минутларында кинәт кенә Хәкимнең иңбашына кайнар дулкын килеп бәрелә, күз аллары караңгылана, ул аңын югалта... 
Госпитальдә бер елга якын ятарга мәҗбүр була ул. Шул вакытта полк командирыннан хат килә. Анда Шяуляй шәһәрен немецлардан азат иткәндә күрсәткән батырлыгы өчен Хәким Шакировны III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләү турында язылган була. Батыр солдат госпитальдә әтисенең һәлак булуы турындагы хәбәрне дә ишетә. Ни кызганыч, әтисе өчен дә, үзе өчен дә дошманнан үч ала алмый ул. Чөнки аның уң кулы иңбашыннан өзелгән була. 
Хәким Шакиров тыныч тормышта да алгы сызыкта булды. Бригадир, ферма мөдире, завхоз вазыйфаларын башкарды. Лаеклы ялга чыккач, колхозның ревизия комиссиясе рәисе булды. 
Рәйхана Шәйхәйдарова. 
Сикия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев