Кайчан утыртырга?
Халык борыч һәм баклажанны – 23 февральдә, ә помидорны 8 мартта утырткан. Хәзер исә төрле лампалар ярдәмендә көн озынлыгын арттырырга мөмкин.
Ә борычны кайчан утыртырга? Иртә өлгерешле сорт күчереп утыртканчы – 60, соң өлгерешлесе 75 көн үсәргә тиеш. Сирәкләгәннән соң ныгу өчен борычка 10 көн вакыт кирәк. Төп урынга күчереп утырту вакытын билгеләп, шул датадан 60-85 көнне алырга кирәк. Килеп чыккан сан – борыч утырту өчен кулай көн.
Баклажанны даими урынга чыгарганчы, ике ай вакыт үтәргә тиеш. Бездә ул май ахыры-июнь башына туры килә. Орлыклар тишелеп чыкканчы 12 көн үтүен дә онытмагыз. Шуңа күрә аны мартның беренче яртысында утыртырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев