Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Картаюны белми әткәебез 

Әткәебез Нәҗмелгыйлем Гыймазетдиновның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Иске Сәет авылында 1938нче елның 28 августында, гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә ул. Ачлык, кияргә кием юк. Ашаганнары кычыткан, алабута, ат кузгалагы, өшегән бәрәңге, кипкән гөмбә була. 

Унике яше тулыр-тулмас колхозда эшли башлый. Сугыштан соң, авырып, әтисе вафат була. Гаиләдә бердәнбер ир-ат булганга бөтен авырлык әткәебез җилкәсенә төшә. 
Минем әткәй атларны бик яратты. Шуңадырмы гомере буе “Урожай” колхозында ат караучы булып эшләде. Ул вакытта хуҗалыгыбыз нәсел атлары үрчетү, кымыз җитештерү буенча республикада алдынгылар рәтендә иде. Әткәй колхозда 46 ел хезмәт куйды. Тырыш хезмәте өчен бик күп бүләкләргә һәм атказанган колхозчы исеменә лаек булды. 
Әткәйгә бүген – 81 яшь. Яше шактый олыгайса да кул кушырып утырмый ул. Без белгәннән бирле умартачылык белән шөгыльләнә, тал чыбыкларыннан кәрҗиннәр, каз оялары, бала бишекләре үрә. Кышын – чаңгыда, ә җәй көне велосипедта йөрергә ярата. 
Тормышта нинди генә авырлыклар кичерергә туры килсә дә, әтиебез күңелен төшерми. Һәрвакыт шат күңелле, авырлыкларга бирешми, сабыр, ярдәмчел булып кала бирә. Олы йөрәкле, мәрхәмәтле әтиебез безнең өчен һәрьяклап үрнәк. 
Алар әнкәебез Факыя белән 57 ел бергә гомер кичерәләр. Биш бала үстереп, барыбызны да башлы-күзле иттеләр. Алар – хәзерге вакытта ун оныклары, җиде оныкчыкларының яраткан әби-бабалары. Алдагы елларда да Аллаһы Тәгалә әти-әниебезгә исәнлек-саулык бирсен. Безне сөендереп, тагын озак еллар тигезлектә яшәргә язсын. 

Илгиз Гыймазетдинов. 
Түбән Кама. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев