Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Карлыгач” балалар бакчасына йөрүче нәниләр “Атлап йөрүче автобус” акциясенә чыктылар.

Акцияне “Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениясенең Мөслим һәм Сарман районнары буенча бүлек җитәкчесе Алсу Ситдикова районның ЮХИДИ бүлекчәсе белән берлектә уздырды.

Балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау максатыннан “Карлыгач” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр “Атлап йөрүче автобус” (Шагающий автобус) акциясенә чыкты. Акцияне “Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениясенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлекчә җитәкчесе Алсу Ситдикова районның ЮХИДИ бүлекчәсе белән берлектә уздырды. Балалар Пушкин урамы буенча махсус яктырткыч жилетлар киеп сәяхәт кылдылар.

  • Юлларда очраган күп кенә юл билгеләре турында балалар кызыксынып фикер алыштылар. Белемнәрен тикшереп, без аларны төрле сораулар белән сынадык, юл билгеләре турында аңлатмалар да бирдек, – ди А. Ситдыйкова..

Акция барышында балалар юлда очраган машина йөртүчеләрне дә туктатты. Кызыклы сораулар биреп, руль артындагылардан җаваплар алгач, шоферларга бүләккә буклетлар тапшырылды. Сабыйлар кечкенә инспекторлар булып, аларга хәерле юллар теләп калды.

  • Хәзерге балалар җор телле, үткен булулары белән аерылып торалар. Белмәгәннәрен чатнатып сорыйлар. Бу чарада да алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, рульдәге апа-абыйларны үз сораулары белән бераз каушатып та калдырдылар, – ди Ф. Мәгъданов

“Атлап йөрүче автобус” акциясендә балалар юлны дөрес итеп аркылы чыгарга өйрәнделәр, светофорның утлары, билгеләре нәрсә турында кисәтүен белделәр, үзләре дә юл аркылы чыгып карадылар, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыттылар.

  • Шәһәрдә бөтен җирдә светофор бит. Анда мин апаларда кунакта еш булам. Светофорда яшел кеше атлап барганы күренсә – чыгарга ярый, ә кызыл кеше янса, көтеп торырга кирәк. Кызыл ут янганда ул кеше дә туктап тора бит, хәрәкәт итми, – ди җәяүлеләр кичүен чыгу буенча үзенең бу өлкәдә белемле булуын һәркемгә күрсәтте Шамил.

Акциядән соң һәр балага бүләк итеп утны кире кайтаручы күкрәк билгеләре бирелде.  

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы