Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Имин көпчәк" бәйгесе

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе базасында юл хәрәкәте яшь инспекторларының “Имин көпчәк-2021” район конкурсы үтте.

Унсигез мәктәптән килгән катнашучылар биш этапта ярышты. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, медицина ярдәме күрсәтү, автошәһәрчектә велосипедта йөрү күнекмәләрен күрсәтте. Агитбригадалар чыгышы да булды. Гомумкоманда зачетында беренче урынны конкурсны кабул иткән мәктәп командасы – Мөслим урта мәктәбенең яшь инспекторлары яулады. Икенче урында – лицейлылар. Өченче урын Тойгелде төп мәктәбе командасына бирелде. Олычакмаклылар һәм түбәнтабынлылар дүртенче-бишенче урыннарны бүлештеләр. Шәхси беренчелектә дә урыннар билгеләнде. Агитбригадалар конкурсында беренче урын – гимназия командасында. Лицей һәм Мөслим урта, Рус Шуган төп мәктәпләре командалары – икенче-өченче урыннарда. Барлык җиңүчеләргә дә конкурсны оештыручыларның – район ЮХИДИ бүлеге һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман районындагы бүлегенең истәлекле бүләкләре тапшырылды. Башка  катнашучылар, юл хәрәкәте яшь инспекторлары җитәкчеләре дә бүләксез калмады – аларга яктылык кайтаручы элементлар һәм блокнотлар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев