Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игелек кылырга ашыгыйк

Елның соңгы ае, гадәттәгечә, инвалидлар ункөнлеге белән башланды. 4 декабрь көнне сәламәтлекләре чикләнгән райондашларыбызга ярдәм итү максатында үткәрелгән “Без – бергә!” хәйрия марафоны, күңелләргә үтеп кереп, аның иң нечкә кылларын тибрәтте.

Чир беркемнән дә сорамый. Ул һәркемгә килергә мөмкин. Әмма авыру һәм гарип кешедә дә хисләр тулы йөрәк барлыгын онытмыйк. Моны аңлар өчен күңел киңлеге һәм күңел күзләребезнең сукыр булмавы кирәк. Марафонда нәкъ менә шундый изге күңелле, ярдәмчел, кеше язмышына битараф булмаган райондашларыбыз катнашты.
– Бүген районыбызда сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән 1929 инвалид исәпләнә. Ни кызганыч, аларның 119ы – балалар. Хәйрия марафонында катнашып, аларга ярдәм итәргә, авыр тормыш сынаулары алдында ялгыз түгеллекләрен күрсәтергә тырышабыз. Акциядә оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр белән бергә аерым гражданнарның да катнашуы игътибарга лаек. Әлбәттә, әйләнә-тирәбездә яшәүче ярдәмгә мохтаҗ райондашларыбызга игътибарыбыз бер, ун көн белән чикләнмичә, һәр көн булсын иде, – диде район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина.
Арабызда язмыш сынауларына бирешмичә, күңел китеклеген башкаларга күрсәтмичә, көчле булып кала алганнар да җитәрлек. Шундый райондашларыбыз белән очрашу безне тагын бер кат уйланырга һәм бүгенге көндә җитеш дөньяда, сау-сәламәт булып яшәвебезнең кадерен белергә чакыра. Симәк авылында яшәүче Газинур Садыйковны гына алыйк. Сәламәтлеге чикле булу сәбәпле, инвалидлык алган райондашыбыз берничә ел элек әнисен карау өчен гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәреннән авылга кайтып төпләнә. Баштарак ихаталарында күпләп кош-корт, терлек асрыйлар. 2015 елда, үзмәшгульлек хәрәкәтенә кушылып, кошчылык белән шөгыльләнә башлыйлар. Садыйковлар ел саен күпләп кызыл һәм бройлер чебиләре, каз һәм мулард бәбкәләре үстереп сата.
– Иренмәскә, гел генә үз проблемаң турында гына уйламаска кирәк, – ди Газинур абый. – Эшләргә теләге булган кешегә мөмкинлекләр күп бүген. Төрле дәүләт программалары эшли.
Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе (рәсемдә) игелек марафонында катнашу өчен алдан хәйрия акциясе уздырды. Укучылар үзләре пешереп алып килгән төрле тәм-томнар, хуҗалыкларында җитештерелгән азык-төлек һәм кул эшләнмәләре белән сату итте. Акциядән кергән 21 мең сум акчаны мәктәп коллективы Метрәй, Мөслим, Иске Вәрәш авылларында яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тапшырды.
Хәйрия марафоны кичен дә дәвам итте. Район мәдәният йортында узган “Игелеккә бер адым” дип исемләнгән хәйрия концертына тамашачылар зал тутырып килгән иде. Чарага килүчеләр залга һәм фойега урнаштырылган урналарга акча салды. Сәламәтлекләре чикләнгән райондашларыбыз бәйләнгән, чиккән әйберләрне, башка кул эшләнмәләрен сатып алды. Чарада катнашучыларны район башлыгы Рамил Муллин сәламләде:
– Хәйрия марофоны – Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкер кылырга, ниндидер сәбәпләр белән авырлык килгән райондашларыбызга игътибар күрсәтергә, кулыбыздан килгән кадәрле ярдәм итәргә бер мөмкинлек. Бүген без игелекне каяндыр читтән эзлибез, ә игелек орлыклары – безнең үзебездә. Күңелебез киң булса иде. Бер-беребезгә рәхмәтле һәм игътибарлы булып яшәсәк, җирлегебезгә бәрәкәт килер, күңелләребездә тынычлык булыр, тормышның ямен табарбыз. Бүгенге хәйрия акциясе бер көнлек, ун көнлек кенә булып калмасын! Безгә бирелгән гомердә яхшылыкны, игелекне күбрәк кылсак иде.
Шәхси эшмәкәр, Түбән Табын коррекция мәктәбенә даими ярдәм итүче Эльза Ибраһимова:
– Сәламәтлекләре чикле кешеләргә игътибарлы булып, ярдәмләшеп яшәсәк иде. Игелекле һәм ярдәмчел булу кечкенәдән үк, гаиләдән үк килә. Шуңа күрә барлык әти-әниләрне балаларын кечкенәдән игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле итеп тәрбияләргә өндәр идем. Иң мөһиме: ярдәмнең олысы, кечесе булмый. Форсаттан файдаланып, Түбән Табын сәламәтлекләре чикләнгән интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итүче райондашларга, шәхси эшмәкәрләргә зур рәхмәтемне җиткерәм, – диде.
Районыбызның имам-мөхтәсибе Расыйх хәзрәт Каюмов, Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов та игелекле һәм ярдәмчел булырга чакырды. Сәламәтлекләре чикләнгән райондашларыбыз турында Мөслим матбугат үзәге әзерләгән сюжетлар да тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде, сюжет геройларының язмышы күпләрне уйланырга мәҗбүр итте.
ТР атказанган артистлары Габидулла Хөрмәтуллин һәм Равил Галиев, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, җырчы Рафик Сабиров моңлы җырларын бүләк иттеләр.
Шуны әйтәсе килә: ярдәм итү дигәндә, матди якны гына күздә тотмасак иде. Акчалата ярдәм итә алмыйбыз икән, янәшәбездәге мохтаҗларның хәлләрен белик, җылы сүз әйтик. Бүген әйләнә-тирәбездә ялгыз яшәүче күпме өлкәннәр бар! Кайбер гаиләләрдә балаларның әти-әнисенә игътибары җитми, ә кайчакта, киресенчә, балаларга әти-әни назы кирәк. Кемдер, гомумән, ялгыз, бер җылы сүз ишетергә тилмереп яши. Бер-беребезгә җан җылыбызны, игътибарыбызны да жәлләмәсәк иде!
Фәридә
ГАЙНЕТДИНОВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев