“Гомерем минем моңлы бер җыр иде...»
Үзәк китапханә хезмәткәрләре лицейда М.Җәлилгә багышлап чара оештырганнар.
Мөслим лицеенда бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, 6-7нче сыйныф укучылары өчен “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” исемле чара уздырылган. Үзәк китапханә хезмәткәре Зилә Кашапова укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып, шигырьләренн укыган. Укучылар герой-шагыйрь турында видеофильмнан өзекләр карап, китап күргәзмәсе белән танышканнар.
Фото - Мөслим лицее архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев