Гараж амнистиясе турындагы законга кул куелды
5 апрель көнне Владимир Путин “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль законга кул куйды.
- Федераль законда РФ Шәһәр төзү кодексы гамәлгә кертелгәнче төзелгән гаражлар торган дәүләт яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен 2026нчы елның 1 сентябренә кадәр гражданнарга милеккә бирү өчен кирәкле документлар исемлеге һәм бушлай бирү тәртибе билгеләнгән, – ди ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
Аерым алганда, әлеге гараж суд яисә закон тарафыннан каралган башка тәртиптә сүтелергә тиешле рөхсәтсез төзелеш дип табылган очракта җир кишәрлеген бирүне алдан килешү турындагы яисә җир кишәрлеген бирү турындагы карарны кабул итү кире кагылырга тиеш.
– Моннан тыш, гаражларны файдаланучылар һәм гараж милекчеләре гомуми файдаланудагы, гаражга илтүче җир участокларыннан ирекле һәм түләүсез файдалана ала, – ди ведомство хезмәткәрләре.
Гараж объектларына хокукларны рәсмиләштергәндә проблемалар килеп чыкмасын өчен, Татарстан Росреестры республика башкарма хакимияте органнарына максималь ярдәм күрсәтергә әзер, шул исәптән консультация һәм методик ярдәм.
Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры мәгълүматлары буенча, Татарстанда гаражларга билгеләнгән, гараж билгеләнешендәге 50 меңгә якын күчемсез милек объекты хокукына ия булучылар турында белешмә юк. Россиядә барлыгы 3,5 млн гараж исәпләнә. Бу санга рөхсәтсез төзелгән гаражлар кермәгән. Аларның саны турында төгәл статистик мәгълүматлар юк.
Мөнирә Арсланова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев