Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акция җиңүчеләре

Акциядә катнашучылар үзләренең йортлары, бакчалары, гаиләдәге китап коллекцияләре, гаилә архивындагы фильмнар, ядкәрләр, кызыклы шөгыльләр турында язарга һәм фото җибәрергә тиеш иде.

2021 елның 15 ноябреннән Республика Әти-әниләр Советының ВК дагы аккаунтында “Гаилә утары” акциясе узды. 28 февраль көнне әлеге акциягә йомгак ясалды. Акциядә катнашучылар үзләренең йортлары, бакчалары, гаиләдәге китап коллекцияләре, гаилә архивындагы фильмнар, ядкәрләр, кызыклы шөгыльләр турында язарга һәм фото җибәрергә тиеш иде.
Акциянең “Фото” номинациясендә Мөслим гимназиясе укучысы Зөһрә Мөхәммәтҗанова катнашып, 1 нче урынны яулады. Ул иншасында бабасы Ильяс Зиннуров төзегән йорт турында язган. Җитәкчесе – Г.Мөхәммәтҗанова.
“Видеоролик” номинациясендә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче б сыйныфы укучысы Ирина Асманова 2 нче урынны алды. Укытучысы – Лена Вахитова.
Чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев