Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш урыннарында яңа ел корпоратив кичәләрен үткәрүне тыйдылар

Чара бары кафеда яки ресторанда гына узарга мөмкин.

Татарстанда Яңа ел корпоратив кичәләрен эш урыннарында үткәрүне тыйдылар. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
"Корпоративларны үткәрү җәмәгать туклануы предприятиеләрендә генә рөхсәт ителә. Мондый чараларны эш урыннарында үткәрергә ярамый", - диде Патяшина.
Чараларны барлык чараларны үтәп кенә үткәрергә мөмкин — зал 70% тан артмаска тиеш, бер кешегә — 4 кв.метр, ә персонал битлек һәм перчаткаларда булырга тиеш. 
"Кафе яки ресторанда банкетның бер компания өчен генә оештырылуы мөһим. Залда башка килүчеләр булырга тиеш түгел", - дип өстәде Патяшина. 
Моннан тыш, ул 65 яшьтән өлкәнрәк республика халкыннан һәм хроник авырулар белән корпоративка барудан тыелып торуны сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев