Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Донорлар көне

20 апрельдә Россиядә Милли донор көне билгеләп үтелә. Әлеге датаны “кеше гомерләрен бушка саклаучылар бәйрәме” дип тә йөртәләр.

 Район үзәк хастанәсендә “Россиянең атказан­ган доноры” күкрәк билгесенә ия булган ике та­биб эшли. Алар – акушер-гинеколог Люция Идри­сова һәм педиатр Резеда Мөҗипова. Районның баш педиатры Резеда Мөҗипова 69 мәртәбә кан биргән! Уйлап карасаң, бу – җитмешләп кешенең гомерен саклап калу, дигән сүз!

– Минем өчен донорлар мәктәптә укыган­да ук үрнәк булып тора иде. Аларны кеше гоме­рен саклап калган алиһәләргә тиңләргә була­дыр, – ди Резеда Мөҗипова. – Студент елларын­нан ук кан тапшырам. Элек, Әлмәттән килеп, до­нор көнен оештыралар, кан биргәч, тәмләп чәй эчертәләр иде. Соңгы тапкыр биш ел элек кан тапшырдым.

Донор булу бүген дә актуаль булып кала. Кан тапшыру станциясендә кан плазма рәвешендә саклана. Биоматериал туплаганчы кан бирүченең сәламәтлеге җентекләп тикшерелә.

– Кешегә канны турыдан туры тапшыру ты­ела. Катырылган хәлдәге канны без махсус ма­шина белән алып кайтабыз, ул билгеле бер тем­пературада сакланырга тиеш, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Сөләйманов. – Бик күпләр дәвалану һәм гомерләрен саклап калу өчен кан комплектлары ала. Кайберәүләргә даими рәвештә донор каны кирәк. Коронавиру­ска бәйле пандемия чорында донорларга сорау аеруча зур.

Район хастаханәсендә кан тапшыру соңгы бишьеллыкта тукталып торган. Быел бу эшне янәдән дәвам итәргә җыеналар. Май азагында Яр Чаллы кан тапшыру станциясе хезмәткәрләре килеп, теләге булган райондашларыбызның кан­нарын биоматериал рәвешендә алып китәчәк.

Лилия Шәймиева.

Резеда Мөҗипова фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев