Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әдәби кичә узды

Чара әдипләр катнашында “Гаилә. Мәктәп. Шәхес. Тел” темасына “түгәрәк өстәл” белән тәмамланды

Мөслим лицеенда Халык язучысы, драматург, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Мөслим муниципаль районының Мактаулы гражданины Фоат Садриевның тууына 80 яшь тулу уңаеннан «Иҗатымда - тормыш яме, тормыш гаме» дигән әдәби кичә узды. Чарада Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы консультанты Сәхбиева Лилия Таҗетдин кызы, язучы, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТР Дәүләт Советы депутаты,​ Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Рафаил улы Зәйдуллин, язучылар Вахит Имамов, Факил Сафин, Илдар Әбүзәров, Фоат Садриев; шагыйрьләр Газинур Морат, Әлфия Ситдыйкова, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева; район хакимияте һәм район мәгариф бүлеге вәкилләре, Актаныш, Минзәлә районыннан килгән кунаклар, Мөслим районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары китапханәчеләр, укучылар​ катнашты. Әдәби кичәдә Ф. Садриевның драма әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде, републикакүләм “Фоат Садриев укулары”, "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар, бәйгесе җиңүче һәм лауреатлары чыгыш ясады.​ Чара әдипләр катнашында “Гаилә. Мәктәп. Шәхес. Тел” темасына “түгәрәк өстәл” белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев