Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чишмәләр – рухыбыз көзгесе

Читкә китеп гомер уздырган кешеләрнең олыгаеп, тән-сөякләре, кан тамырлары таушалып тузгач: “Үз чишмәмнең суын эчсәм, сихәтләнер идем”, – дип, ерактан йөрәк авазларын салуы бер дә гаҗәп түгел.

Авылыбыз тирәсендә агып ятучы Әдәл чишмәсе дә күпләрне үзенә тарта. Чишмә яны, өстәл-утыргычлар куелып, түбәләп алынгач, бәйрәмнәр, очрашулар үткәрергә бик җайлы урынга әйләнде. Озак торса да тәмсезләнми торган суын савытларга тутырып алып чәйгә генә тотучылар да, “Икенче кайтканчы исәнлегебезне теләп тор”, дип, дога кылучылар да бар. Күпләр яратып өлгергән бу чишмәнең тарихын өйрәнү, аны ачкан, карап-тәрбияләп торган, уңайлыклар тудырган кешеләрне барлау максатында Баланлы авылында чишмә көне уздырырдык. Бу вакыйгага бәйле кешеләр белән истәлекләр барларга чишмә янына җыелдык. Чишмәнең тибеп чыккан елларын инде белүче юк. Күмелеп яткан җирен чистартып, такталар белән әйләндереп алган, суыннан дәва тапкан Әдәл абый Кариевның кызлары Мөсәпбиха һәм Фәния апалар, тарих укытучысы Фатыйх Сафин, соңгы елларда чишмәне төзекләндерүче Ринат Хәсәнов, авыл аксакаллары сөйләвенә нигезләнеп, чишмәнең тарихы барланды. Тәмле суыннан чәй кайнатып эчтек. Авылыбыз имамы Җәмил хәзрәт әрвахлар рухына дога кылды.Чисталык, сафлык билгесе булган мул сулы чишмә вакыт агышын тоймыйча ага да ага. Суы тәмле, минераль тозларга бай. Белми әйтмәгәннәр: чишмә суы – авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва. Шуңа да Әдәл чишмәсе тирәсеннән кеше өзелми. Тик кайбер “кунаклар” артыннан чишмә дә сыкрап кала, җыештырырга килгән кешеләрнең дә йөрәкләре әрни. Күңел ачып, ашап-эчкәч, ял иткәч, артыңнан җыештырып та китә бел инде! Чүп салу өчен махсус урын да ясалган, югыйсә! Туган җирнең пакь сулары уй-ниятләребезнең чисталыгына үлчәм булсын иде.Судан башка тереклек юк, ул безгә һава кебек кирәк. Әнә шул тереклек суын шәрык илләренең бик күбендә үлчәп, җан башына исәпләп тоталар. Эчәр өчен гап-гади суны стаканлап сатып алырга кирәк. Бу хәлләр безне дә сагайтырга, табигатьнең тиңсез байлыгына саклык белән карарга кирәклекне искәртергә тиеш. Туган ягыбызда челтерәп аккан чишмәләрнең гасырлар буена никадәр игелекле эш башкаруларын; кешеләргә сәламәтлек өләшеп, гасырлар буена шифаханә, даруханә хезмәтен үтәүләрен аңлыйсың. Шул чишмәләрне табучыларга, карап-тәрбияләп торучыларга без бик рәхмәтле, аларга әҗер саваплар да мулдан язылсын!

Илүсә ИСЛАМОВА,Баланлы авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев