Бу көнне тарихта
27 нче сентябрь көне белән бәйле тарихи вакыйгалар
1821 — Мексика Испаниядән бәйсезлеген игълан итә.
1825 — Бөекбританияның Англияөлешендә беренче иҗтимагый тимер юлы эшли башлый.
1829 — Арарат тавына беренче тапкыр кешекүтәрелә.
1940 — Өченче рейх (Алмания), Италия һәм Япония империясе (ингл.) дуслык турында пактны имзалыйлар.
1990 — Якут АССР суверенитетын игълан итә.
Бу көнне туган күренекле шәхесләр
1918 — Лотфулла Фәттахов, рәссам, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
1925 — Роберт Эдвардс, британ галиме, физиолог, Нобель бүләге иясе.
1973 — Рамил Вәҗиев, Камал театры актеры, ТР атказанган артисты.
Бу көнне вафат булган күренекле шәхесләр
1891 — Иван Гончаров, урыс язучысы.
1937 — Әлихан Бүкәйханов, казакъ җәмәгать эшлеклесе, укытучы, журналист, этнограф.
1937 — Фатих Кәрими, татар язучысы.
1937 — Афзал Таһиров, татар язучысы, драматург.
1943 — Садыйк Әбелханов, Кызыл Гаскәрсержанты, Советлар Берлеге каһарманы.
1967 — Феликс Юсупов, Юсуповлар кенәзләренең соңгы кенәзе.
2016 — Абдулхак Игебаев, башкорт шагыйре.
Фото- Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев