Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1971 ел

12 гыйнвар 
Массаларның активлыгы – зур көч 

Күп кенә профсоюз членнары хезмәткә коммунистик мөнәсәбәт үрнәкләре күрсәтәләр. Безнең оешмада 607 кеше учетта тора. 72 профсоюз членының “Коммунистик хезмәт ударнигы” булуын һәм тагын 29 иптәшнең бу исемне алу өчен ярышуын әйтү дә җитә. 
А. Иванов, 
“Мөслим” совхозы эшчеләр комитеты 
председателе. 

14 гыйнвар 
Йомырка җитештерү һәм хәзерләү буенча 

Декабрь ае социалистик ярышы йомгаклары буенча “Урожай” колхозы җиңде. Бу артель кошчылары һәр тавыктан декабрь аенда 20шәр, ел башыннан 169ар данә йомырка алдылар. Дәүләткә йомырка сатуның еллык планын 109 процентка үтәп чыктылар. Аерым кошчылар арасында да “Урожай” колхозыннан Л. Арсланова җиңде. “Районның алдынгы кошчысына” дигән күчмә вымпел Л. Арслановада калдырылды. 

Терлек симертүчеләр җиңүе 
“Мөслим” совхозы терлекчеләре юбилей елында терлекчелек продуктлары җитештерүгә күп көч куйдылар. Терлек симертүчеләр аеруча матур нәтиҗәләргә ирештеләр. Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә дәүләткә 4500 центнер яхшы сыйфатлы ит озатылды һәм совхоз ит тапшыруның еллык планын 101 процентка үтәп, күрше “Трудовик” совхозы терлекчеләрен җиңеп чыкты. 1971 елда да сынатмаска исәп. 
Г. Егоров. 

Җылы каршыладылар 
Шушы көннәрдә Кызыл Төбәк авыл клубында Ташъелга авылы яшьләре Г. Камалның “Кайниш” пьесасын сәхнәләштерде. Тамашачылар спектакльне яратып карадылар һәм тагын килүебезне сорап, озатып калдылар. 
Ф. Фәүзелова. 

16 гыйнвар 
Минусларны бетерергә 

Сал. Мухан сигезьеллык мәктәбе каршында В. Ленинның “Дәүләт һәм революция” дигән хезмәтен өйрәнү буенча теоретик семинар эшли. Сал. Мухан һәм Үрнәк бригадаларында философия һәм политэкономия өйрәнү буенча марксизм-ленинизм нигезләре һәм Иске Чакмак бригадасында политик белем нигезләре мәктәпләре эшли. Укуларның барлык төрләрендә 62 коммунист һәм партиясез активлар үзләренең политик белемнәрен күтәрәләр. 
Ә. Әхмәтгалиев, КПСС райкомының политик мәгариф кабинеты мөдире. 

 

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото -  Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев