Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1973 ел

5 апрель

Бәхет. Хөрмәт. Горур­лык

Ул көнне “Сельхоз­техника” берләшмәсе коммунистлары район­да беренчеләрдән бу­лып партия билетла­рын алмаштырды. КПСС райкомының беренче се­кретаре Р.Х.Хәбибуллин беренче билетны алдын­гы токарь, Ленин орде­ны кавалеры Галиәскәр Вәлитовка тапшыра, аны чын күңелдән тәбрик итә, партия документла­рын күз алмасыдай са­кларга чакыра. Икен­че булып яңа партия би­леты слесарь-җыючы Хәмит Бәдретдиновка тапшырылды. Аннан соң яңа партдокументларны берләшмә управляющие урынбасары Мансур Газ­далов, инженер-контро­лер Кәшиф Абдуллин ала.

И.Әхмәтшина.

Уңышлы төгәллик

Эшче һәм авыл яшьләренең кичке уку­лары оештырылуга быел 30 ел тула. Безнең рай­онда гына да сигезен­че бишьеллыкта кич­ке мәктәпләрдә 873 кеше урта белем алды. Хәзер 550 кеше укый. 230 кеше XI классны тәмамлаячак. Мөслим, Баек, Тат.Бүләр, Тойгелде, Әмәкәй, Симәк мәктәпләре чыгарылыш имтиханнарына яхшы хәзерлек алып бара.

Ә.Гәрәев.

Кичке мәктәп укыту­чыларына

Эшче һәм авыл яшьләренең Мөслим рай­оны кичке мәктәп укыту­чылар коллективы РСФСР педагогик җәмгыятенең Татарстан бүлеге Советы тарафыннан Мактау гра­мотасы белән бүләкләнде.

7 апрель

Бү ген Мөслимдә терлекчел к алдынгыларының район слеты ачыла. Ит сатуның беренче квартал план- заданиесе – 134, сөт – 127, йомырка сатуның 108 процентка үтәлде. “Уро­жай”, К.Маркс исемендәге, “Авангард”, “Урал”, Куй­бышев исемендәге кол­хоз терлекчеләре – мул­лык өстәленә иң күп өлеш куючылар.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото – Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев