Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

1971 ел 8 апрель Партиянең XXIV съезды хөрмәтенә кабул ителгән соци­алистик йөкләмәләрне уңышлы үтәү өчен ярыш йомгаклары бу­енча КПСС райкомы бюросы ка­рар бирде: съезд алды удар хезмәт вахтасында югары күрсәткечләргә ирешүләре һәм җәмәгать тор­мышында актив катнашулары өчен бер төркем иптәшне КПСС райкомының Почет китабына кертергә.

Комсомол ялкыны белән

Безнең колхоз игенчеләре партиянең XXIV съезды елын­да үзләре алдына һәр гектардан 32 центнер уңыш алу бурычы куйды. Колхоз комсомол оешма­сында учетта торучы 112 ВЛКСМ членының йөзгә якыны әнә шул максатны хәл итүдә катнаша.

Р. Гафуров, “Урал” колхозы комсомол оешмасы секретаре.

Зур кайгыртучанлык

Районда 64 урында кич­ке класслар һәм район үзәгендә махсус кичке урта мәктәп эшли. Аларда 700гә якын авыл һәм эшче яшьләре укый. Соңгы дүрт елда гына да 659 кеше кичке мәктәпләрдә укып, урта белем алды. Быел тагын 200дән артык кеше XI классны тәмамлаячак. Ә. Гәрәев,

Мөслим кичке мәктәбе директоры.

10 апрель

Коммунистик өмәгә!

Өмәгә хәзерлек һәм аны үткәрү буенча районда махсус комиссия (предеседателе – КПСС райко­мы секретаре Д.Галиев) төзелде. Хәзер һәр коллективта да шундый комиссияләр булдырырга, өмә көнендә башкарылачак эшләрне билгеләргә. Һәр кеше иң югары хезмәт җитештерүчәнлегенә ире­шерлек чаралар күрергә кирәк.

13 апрель

СССР Верховный Советы

Президиумында

Авыл хуҗалыгы производ­ствосын үстерүдә, дәүләткә иген­челек һәм терлекчелек продуктла­ры сату буенча бишьеллык план­ны үтәүдә ирешкән зур уңышлары өчен, ТАССР авыл хуҗалыгы ал­дынгыларына СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Социалистик Хезмәт Герое исе­ме бирелде. Аларга Ленин ордены һәм “Урак һәм Чүкеч” алтын меда­ле тапшырылачак. Шул исәптән Мөслим районы буенча: Лотфул­ла Ногман улы Мусин – Киров исемендәге колхоз председателе.

Уртак бурыч

Яңа бишьеллыкта колхоз идарәсе белән бергә Иске Вәрәш, Вәрәшбаш авылларында яңа мед­пункт биналары төзү планлашты­рылды. 1970 елда 3200 төп агач утыртылды. Быел да 4000 төп агач утырту планлаштырыла. Һәр хуҗалык бакчасына кимендә 5-6 төп агач утыртырга уйлыйбыз.

Н. Галиев, авыл советы председателе.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев