Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1970 ел вакыйгалары

..Гафиятулла Сәхиуллин М. Горький исемендәге колхозның Октябрь авыл клубы мөдире булып эшли. Аның ике күзе дә бөтенләй күрми. Шулай да, спектакльләр кйганда ул үз ролен гаҗәп оста башкара.

1970 нче ел

30 июль

Искиткеч сәләт

...Гафиятулла Сәхиуллин М. Горький исемендәге колхозның Октябрь авыл клубы мөдире булып эшли. Аның ике күзе дә бөтенләй күрми. Шулай да, спектакльләр кйганда ул үз ролен гаҗәп оста башкара. Иптәш Г. Сәхиуллин берничә төрле гармоньдә һәм скрипкада уйный белә, аның җырлавына сокланып туймыйсың. Өстәвенә ул – нәфис сүз остасы да. Кирәк булса, җырның сүзләрен дә үзе яза. Тәҗрибәле балта остасы булу белән бергә, кисү-тегү эшләрен дә башкаларга кушмый. Клубтагы бильярд өстәлен  ремонтлагач, кайберәүләр ышанмый да тордылар. Күптән түгел иптәш Г. Сәхиуллин үзе яши торган өйнең стенасын  штукатурлап, такта белән төреп куйды.

Я. Мортазин,

Октябрь авылы.

                ***

Кырлар хроникасы 

16628 тонна  – менә күпме иртә силос салынды район хуҗалыкларында. 1740 гектар мәйданда борчак чабылды. Көзге чәчү өчен әзерләнгән җир 5636 гектар тәшкил итә. “Авангард” колхозыннан соң калининлылар да арышны теземнәргә сала башладылар.   

1 август

Районыбызныж 40 еллыгын каршылап

Район партия оешмасы тарихыннан

1930 ел

Район партия оешмасының беренче конференциясе 1930 нчы елның 12 сентябрендә уздырыла. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куела:

1. Районлаштыру мәсьәләсе.

2.  Икмәк хәзерләү эшендә алдагы бурычлар.

3. Райком членнары сайлау.

Конференциядә делегат булып барысы 51 кеше катнашты... Ирләр – 42 кеше, хатын-кызлар 9. Барлык делегатларны 33е – крестьяннар, калганнары хезмәткәрләр...

ВКП(б) райкомының беренче пленумы шул ук көнне үтә. Райком секретаре итеп – иптәш Фәррахов, район Советы башкарма комитеты председателе  итеп – иптәш Ильин, комсомолның район комитеты секретаре итеп иптәш Ганиев сайлана.  

“Авыл утлары” газетасыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев