Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бәргәләнде хыял-канатым...”

Әфганчылар арасында вафат булган сугышчан дуслары хөрмәтенә такта кую матур гадәткә керде.

Баланлы авылында Гай­син Илшат Котдус улы истәлегенә ул яшәгән йорт­ка элмә такта куелды. Ча­рада Сарман, Яр Чаллы, Баулы, Бөгелмә, Тукай, Минзәлә, Әлмәт, Азна­кай шәһәрләреннән дә әфганчылар катнашты.

– Районда әфганчылар иҗтимагый оешмасының оеш­тырылуы, республикадагы шун­дый оешмаларның бергә тупла­нуы күркәм чаралар үткәрүдә ярдәм итә. Әфган сугышы вете­раннарына элмә такталар кую дәвамлы булсын иде. Чөнки бу – арабыздан вакытсыз киткән әфганчыларга безнең ихтира­мыбыз, хөрмәтебез билгесе, – диде иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов.

Әфганстан республикасында чикләнгән совет гаскәрләре со­ставында районнан төрле еллар­да 128 мөслимле хәрби хезмәт үтә. Алар арасында Баланлы авылы егете Илшат Гайсин да була.

– Илшат энем җиргә ярсу язлар белән аваз салды. Ул ту­ганда миңа дүрт кенә яшь иде. Кечкенәдән дус-тату булып үстек. Әти – ферма мөдире, әни шунда ук лаборант иде. Әти-әнинең фермадан кай­тып кергәннәре дә булма­ды. Бәләкәйдән үк чисталык һәм тәртип яратучы Илшат шкафларны да ялт иттереп җыештырып куяр иде. Өйне дә ел саен икәү юдык. Яраткан энем якты дөньядан бик иртә китте. Йөрәктә мәңге төзәлмәс яра, яз­мышка зур үпкәм калды. Ул ми­нем җанымның иң кадерле бер өлеше иде, – дип искә ала Аль­фира апа Хәбибуллина.

Баланлы авылында 8 классны тәмамлагач, Илшат Мөслимдәге һөнәр училищесына укырга керә. Тракторчы-маши­нист һөнәрен үзләштергән егет 1985нче елның 14 октябрендә совет армиясе сафларына чакы­рыла. Хәрби өйрәнү-әзерлекне Әфганстан чигенә ике километр ераклыктагы Үзбәкстанның Термез шәһәрендәге хәрби частьтә уза ул. 1986нчы елның 5 февраленнән башка әфганчыларныкы кебек үзгә тормыш башлана егет өчен. Ул көннәр пуля сызгырулары, мина һәм снаряд шартлаулары белән уратып алына. Ләкин нинди генә авыр хәлдә калса да, Илшат сы­натмый. Хәрби хезмәтне намус белән үтәгән солдатның үлем белән күзгә-күз очрашкан ва­кытлары да әз булмый. Бәхеткә, җиңелчә генә яралар белән ул 1987нче елның 14 ноябрендә туган авылына әйләнеп кайта. Уллары өчен ут йотып яшәгән әти-әнисе өчен бу көннән дә бәхетлерәге булдымы икән?!

Әлмәт шәһәренә эшкә җыенып чыгып киткән Илшат, туган авылын сагынып, ка­бат Баланлыга әйләнеп кайтта. МТЗ-82 тракторына утыра һәм совхоз таралганчы тимер атын­нан төшми. Аннары хезмәт юлын “Әюпов” хуҗалыгында дәвам итә. Тормыш иптәше Ландыш – Азнакай районының Яхшы Ка­ран авылы кызы. Ике кыз һәм ике ул үстерәләр алар. Ихатада күпләп мал-туар, кош-корт ас­рый Гайсиннар.

– Туганнары, якыннары, авылдашлары хәтерендә кеше­лекле, ярдәмчел кеше булып са­кланыр Илшат. Әфган сугышы аның сәламәтлегенә дә зыян салмый калмагандыр. Алда­гы көнгә матур планнар корып, балалар өчен җан атып, ма­тур гына яшәгәндә ишегебез­не кайгы җиле какты. 2019нчы елның 8 декабрендә кадерле­без мәңгелеккә күзләрен йом­ды... Бу кайгы безне аяктан екты. Бөтен дөньяның бетте яме, бәргәләнде хыял-канатым, – дип, күз яшьләрен сөртә тор­мыш иптәше Ландыш апа.

Бу көнне Илшат Гайсин истәлегенә ачылган элмә так­та янына райондашыбызның солдат формасы, рәсеме ур­наштырылган өстәл дә куелган иде. Батыр солдат истәлегенә фотосурәте янына канәфер чәчәкләре куелды. Чарада кат­нашкан Мөслим һәм Сарман районнары хәрби комиссары Дажгын Гасанов, локаль сугыш ветераннарының Мөслимдәге оешмасы рәисе Данил Госма­нов, Тукай, Яр Чаллы, Сарман районнарының хәрби хәрәкәт ветераннары оешмалары җитәкчеләре Айбулат Якупов, Мәхмүт Корбангалиев, Радик Якупов мәрхүмнең туганнары­на җылы теләкләрен җиткерде.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев