Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген өченче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XLVI сессиясе үтте

Сессия эшендә “Мөслим авыл җирлеге” муниципаль берәмлегенең төзелеш һәм җирдән файдалану кагыйдәләрен раслау турында мәсьәләсе каралды.

Бүген өченче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XLVI сессиясе үтте. Сессия эшендә “Мөслим авыл җирлеге” муниципаль берәмлегенең төзелеш һәм җирдән файдалану кагыйдәләрен раслау турында мәсьәләсе каралды. Аның буенча Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов чыгыш ясады. “Мөслим районы мактаулы гражданины” исемен бирү турында иҗтимагый совет җитәкчесе Рушат Солтанов чыгышы тыңланды. Әлеге мәсьәлә буенча карар бертавыштан кабул ителеп, озак еллар район хастаханәсендә хезмәт куйган Әсгать Гафуровка районның мактаулы гражданины исеме бирелде. Мөслим муниципаль район Советы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында район башлыгы Рамил Муллин һәм аның урынбасары Азат Әхмәтҗанов чыгышлары тыңланды.

 

Римма Афзалова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев