Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бездә шундый хәлләр бар

Мөслимнән килгән машинаның да авылга керә алмыйча борылган чаклары аз булмады.

Розалия ӘСАДУЛЛИНА,Сикия:

– Районның иң ерак чигендә урнашкан авылыбыз шактый еллар юлсызлыктан интекте. Яңгыр яуса да, язгы-көзге пычракларда да авылга керә торган булмады. Шәһәрдән кайтучы балалар да газап чикте, күп вакыт машиналарын ярты юлда калдырырга мәҗбүр булды. Мөслимнән килгән машинаның да авылга керә алмыйча борылган чаклары аз булмады. Бу авырлыклар хәзер искә алып сөйләргә генә калды. Бу көздә авылыбызга асфальт юл җәю төгәлләнде. Ул Школьная урамына мәктәп бинасы янына ук килде. Авылның олысы да, кечесе дә шатланып туя алмый бүген. Авылыбызга юл төзүне республика программасына кертеп, шушы бәхеткә тиендергәне өчен район җитәкчелегенә, кыска вакыт эчендә асфальт җәйгән “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы юлчыларына бик зур рәхмәт. Эшләре гел уң булсын! Асфальт юл керү авылыбызның икенче сулышы ачылырга сәбәп булсын. Кайчандыр туган җирен ташлап, читкә чыгып киткән авылдашлар да кайтса, авылыбызның киләчәге якты булыр иде.

Фәйхүнә ШӘЙГӘРДАНОВА,Тугаш:
– 10 октябрь көнне Тугаш авылы мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан бәйрәм узды. Шөкер, җирлектә өлкәннәребез бик күп икән әле. Мондый чара үзләрендә алдагы көндә узса да, күрше авыллардан да килүчеләр бар иде. Сәбәбе клубыбызга “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы артистлары килүе белән бәйле булгандыр.
Артистларның берсен дә аерып күрсәтә торган түгел, һәрберсе – супер. Баянчы Фәнис Абдуллинга кушылып җырлау өлкәннәрне яшьлекләренә алып кайтты. Авыл клубы өч сәгать гөрләп торды. Артистлардан соң концертны үзебезнең өлкәннәр дәвам итте. Безне ветеран Расыйх Әхтәмов, авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов, “Туган як” агрофирмасы директоры Рәдиф Габидинов тәбрикләде. Мул табын артында ашап, чәй эчеп, озак гәпләшеп утырдык. Бәйрәм табыны әзерләгән агрофирма җитәкчелегенә, пешекчеләренә, мәдәният йорты җитәкчесе Радик Мәхүбрахмановка һәм Флерага, аларга ярдәм итүчеләргә рәхмәтле калдык. “Сүнмәс дәрт”леләрне киләсе елга да көтеп калабыз.

 

Клара ШӘЙМИЕВА, Олы Чакмак:– Моннан берничә ел элек көз җитүгә авыл кешесе кайгыра башлый иде. “Пай җиренә икмәк булырмы?”, “Тагын чүп таратырлар инде”, “Быел да юешне бирсәләр, ничек киптерерсең”... Халык шулай дип борчылды. Аллага шөкер, бу чорлар артта калды. Җирләребезне арендага алучылар ашлыкны жәлләми хәзер. Безнең пай җирләре ике хуҗалыкта. “Намус” агрофирмасы быел бер пайга 3 центнер исәбеннән арпа бирде. Аны Шуганка ындыр табагына барып алдык. “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Исламов берничә ел инде 5әр центнердан исәп-хисап ясый. Бодае үзе сыйфатлы, үзе коры. Ашлыкны авылның ындыр табагына машина белән алып килделәр. Капчыкларга агызып кына тутырышлы булды. “Исламов” хуҗалыгы пай җире өчен салымнарны да вакытында түләп бара. Безне сөендергәне өчен “Исламов” КФХ һәм “Намус” агрофирмасы җитәкчеләренә рәхмәтләребезне ирештерәбез. Эшләре гел уң булсын, басуларда икмәк күкрәп үссен!

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев