Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бездә – бөтенләй башка күренеш

Без, метрәйлеләр, Илгиз Исламовка чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

– Көз җиткән саен еш кына газета-телевидение аша фермер хуҗалыкларының, инвесторларның пай җире өчен түләмәүләре, биргән очракта да ашлыкның сыйфаты начар булу хакында еш ишетергә, укырга туры килә. Ә бездә – бөтенләй башка күренеш. Метрәй авылында яшәүчеләрнең күбесе 2007 елда пай җирләребезне “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгына арендага тапшырган идек. Шул елдан башлап, Илгиз Исламов пай җирләре өчен салымны да үзе түли, сыйфатлы ашлык та биреп куандыра. Быел да ул бер пай өчен 5 центнер исәбеннән чиста һәм коры бодай бирде. Фермер хуҗалыгы машинасы авыл эченә үк килә, ашлык бушату өчен урнаштырылган җайланмасы бар. Пай хуҗалары тиешле ашлыкны бик җайлы гына капчыкларга тутырып кайтып китә. Без, метрәйлеләр, Илгиз Исламовка чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез, аңа һәм ул җитәкләгән “Исламов” фермер хуҗалыгына уңышлар телибез.
Ләйсирә Миңнуллина, Метрәй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев