Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без төзибез матур, яңаны!

Мөслимдә күпфатирлы 60 йорт бар. Тиздән тагын бер йорт сафка басачак.

Мөслимнең Банк урамын­да барган төзелеш турында күпләр хәбәрдардыр. Рай­он мәдәният йорты артында өч катлы күпфатирлы йорт күтәрелеп килә. Төзелешне Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы алып бара.

– Күпфатирлы йорт төзелешен беренче тапкыр алып бармыйбыз. Авзалов, Вахи­тов, Кооператив, Яшьләр урам­нарында сафка баскан йорт­ларны да без төзедек. Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешма­сы кулланылышка тапшырган соңгы йорт ветераннар өчен махсус программа нигезендә төзелде. Банк урамындагы бу йортка август ахырында нигез салынды. Бүген биредә 12 кеше хезмәт куя. Төзелеш эшләре 2022 елның дүртенче кварталына төгәлләнер, дип планлаштыра­быз, – ди оешма прорабы Нияз Имаев.

18 фатирлы йортның нигезе эшләнеп беткән, бүген төзүчеләр йортның диварларын күтәрү белән мәшгуль. Оешма эшчеләре – алтын куллы осталар.

– Без – универсаллар: ди­варын да күтәрәбез, түбәсен дә ябабыз, башка төр ремонт эшләрен дә башкарабыз. Таш­чы һөнәре минем канымдадыр, күрәсең. Бу эшкә өйрәтүче булма­ды, үзлегемнән өйрәнеп, хезмәт юлымны шушы һөнәргә багыш­ладым. Ташчы өчен иң мөһиме – төзегән объектларының ныклы, чыдам булуы. Без “Гомерлек бул­сын!” дигән принцип белән эшли­без, – ди Рөстәм Фазлыев.

Йорт төзелешен, әйткәнебезчә, киләсе ел ахырына төгәлләргә уйлыйлар. Әлеге йорттан фатир дәгъвалаучылар аз булмастыр кебек. Торакны социаль ипотека программасы буенча яисә сатып алырга мөмкин булачак.

– Бу йорт оешманың үз сред­стволары хисабына төзелә. Ком­мерцияле торак район үзәгендә төзелүе белән отышлы. Сер түгел, фатир бәяләре очсыз бул­маячак. Үз куышын булдырырга теләүчеләр махсус программа бу­енча килешү нигезендә дә фатир­лы була ала, – ди Нияз Имаев.

Узган ел яңа йортта бер бүлмәле фатирның бәясе 1 млн 750 мең сум иде. Быел торакка бәяләр күтәрелде.

Илдар Авзалов Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешма­сын 19 ел җитәкли. Алар төзегән объектларның халыкка яхшы хезмәт итүен һәркем белә. Оешма шәхси заявкалар нигезендә шәхси проектлар буенча да йортлар төзи.

– Без төзегән, без ремонтла­ган биналарның төгәл саны юк. Элек башка шәһәр-районнарда да төзелешләр алып бара идек. Хәзер төп игътибар оешмабызның кир­печ заводына юнәлтелә. Җәйлектә бетон измә сатабыз. Халыкка авто­транспорт хезмәте дә күрсәтәбез. Һәркемнең дә төзелешләр өчен экскаватор, кран кебек авыр тех­ника табу мөмкинлеге юк бит, – ди Илдар Авзалов.

– Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы төзегән йорт­ка күченгәндә улыма 2 яшь иде. Хәзер балама – 15 яшь. Фатиры­бызда шулкадәр җылы! Намус белән, күңел биреп эшләнгән йортлар якты, рәхәт буладыр ул! – ди райондашыбыз Лилия Төхбәтуллина.

Лилия Шәймиева.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев