Декабрьдә бакча эшләре
Көчле юеш кар яуганнан соң, агачларның ботаклары сынмасын өчен, карны селкеп төшерергә кирәк. Теплицада җир катмасын өчен эченә кар ташлагыз. Бу аның туфрагын язын дымга да туендырачак. Яфракларын коеп бетергән агачларда кышларга калган корткычларның оялары яхшы күренә.