Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдана күрмәгез!

Алдарлар район эчке эшләр бүлеге, Сбербанк хезмәтенең 900 телефоны буенча шалтыратып та элемтәгә керергә мөмкин.

Халыкны алдап көн итүчеләр акча эшләүнең яңа җаен уйлап табып кына торалар. “Мошенниклар гражданнарга үзләрен “полициядән” дип тә шалтырата башлаган. Ай-пи телефония аша ялган номерлардан да элемтәгә кереп, халыкның аңын томалап, акча үзләштерүчеләр барлыкка килде. Алдарлар район эчке эшләр бүлеге, Сбербанк хезмәтенең 900 телефоны буенча шалтыратып та элемтәгә керергә мөмкин. Алдана күрмәгез! Полиция хезмәткәрләре дә, банк хезмәткәрләре дә сездән карта номерларыгызны сорамый. Мондый гозер белән мөрәҗәгать иткән кеше – мошенник. Андыйлар белән сөйләшеп тормыйча, телефоныгызны куегыз!” ,– дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев