Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бездә шундый хәлләр бар

Күптән түгел ТНВдан баш­калада билгеле шәхеснең програм­масын карадым.

Мәрзия Гайнанова,

Мөслим:

– Җәй көне борылып та карама­сак та, кыш көне телевизор кара­ла инде. Күптән түгел ТНВдан баш­калада билгеле шәхеснең програм­масын карадым. Хатын-кызның кыяфәтен матурлау турында ул. Сүз дә юк, тапшыру авторы – үз эшенең остасы. Барысы да үз уры­нында, барлык таләпләргә дә туры киләдер. Әмма экранда, ягъни бөтен республика гына түгел, ил һәм дөнья каршында (татар телевиде­ниесен тагын әллә кемнәр карый­дыр!) хатын-кызның чәчен-башын туздырттырып утыртырга, үзен-үзе ничек каравын, кеше алдына чык­канчы ничек иннек-кершән ягуын күрсәтергә кирәкме икән?! Янәсе, профессионаллар эшләгәч, үзеңне танымаслык дәрәҗәдә матураясың. Иң яшерен урыннарны чистарту­чылар белән инстаграм да тулган бит хәзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев