Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Автобус” операциясе бара

“Автобус” операциясенең максаты – кагыйдәләр бозуны киметү һәм гражданнарның иминлеген саклау.

8 апрельдән 18 апрельгә кадәр республикада “Автобус” операциясе бара. Аның барышында мәктәп автобуслары һәм пассажирлар йөртүче автобусларга игътибар аеруча зур булачак. “Автобус” операциясенең максаты – кагыйдәләр бозуны киметү һәм гражданнарның иминлеген саклау. Җирлегебездә 34 автобус теркәлгән, шуның 13е балаларны йөртә. “Узган елгы чара барышында техник яктан төзек булмаган автобус белән рейска чыкканнары өчен өч автобус шоферына беркетмә төзелгән иде. Пассажирлар гына түгел, шоферлар үзләре дә куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрергә тиеш. Без иң беренче чиратта автобусларның техник торышына, ГЛОНАС системасы, тахографлар белән җиһазланышына игътибар итәбез”, – ди ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев