Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армспорт осталары

Районда балаларның армрестлинг спорты белән шөгыльләнә башлауларына әле бер генә ел. Универсаль спорт залы ачылганнан соң туды әлеге мөмкинлек. Тренер Ларис Бариев кул астында 25 бала шөгыльләнә бүген.

Районда балаларның армрестлинг спорты белән шөгыльләнә башлауларына әле бер генә ел. Универсаль спорт залы ачылганнан соң туды әлеге мөмкинлек. Тренер Ларис Бариев кул астында 25 бала шөгыльләнә бүген. Балалар, яшь үзенчәлекләренә карап, өч төркемгә бүленгән.

– Бездә нигездә 12 яшьтән шөгыльләнә башлыйлар. Иртәрәк тә башларга була. Кечкенәләр төркеменә артык нагрузка бирмичә, канатта, турникта эшләү белән чикләнәбез. Чөнки әле аларның гәүдәләре формалашып, сөякләре ныгып бетмәгән була, – ди Ларис Бариев.

Бер генә ел шөгыльләнүләренә карамастан, республика, россиякүләм бәйгеләрдә катнашып, уңышка ирешүчеләр дә бар. Илнур Кәримов Татарстан беренчелегендә – призер, Түбән Новгородта Идел буе федераль округы чемпионатында – икенче, Екатеринбургта Россия беренчелегендә дүртенче урыннарны алган.

– Баскетбол, волейбол, кикбоксинг белән дә шөгыльләндем баштарак. Армрестлингта җиңелрәк кебек тоелган иде. Алай булып чыкмады. Нык шөгыльләнергә кирәк. Ярышларда психологик әзерлек, ышаныч булырга тиеш, – Илнур.

Алия Минкинага үз авырлыгында Мөслимдә тиңнәр юк икән. Күнегүләрдә егетләр белән кул көрәштерә. Быел Яр Чаллыда үткән бәйгедә – беренче, Түбән Камада үткән республика чемпионатында икенче урынны алган.

Илһам Бариев – шахмат буенча республика чемпионы. Дүрт ел “Мирас” футбол командасында да шөгыльләнгән. Имгәнү сәбәпле армрестлингка күчкән. Республика шәһәрләрендә узган бәйгеләрдә призлы урыннар яуларга да өлгергән. Түбән Камадагы ярышларның иң техник кул көрәштерүчесе булып танылган Илһам. Тренерлары уңышлары белән куандырган шәкертләре Айдар Корбыев, Камилла Атоева, Ислам Хәсәнов, Данил Парфенов, Рәфкать Әхмәдиев, Закир Кәримов, Илназ Нуруллинга да зур өметләр баглый.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр! армспорт