Алдагы көннәрдә Татарстанда җылы һава торышы урнашачак
Бу хакта «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте
Якындагы атна Татарстанда бик җылы булачак. Бу хакта «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
Синоптик сүзләренчә, циклоннар күбесенчә Европа территориясенең төньяк-көнбатышында һәм төньягында, ә уртача полоса, Татарстанны да кертеп, көньяк-көнбатыш һәм көньяк агымнар йогынтысында кала торган вәзгыять сакланачак.
«Бу яңгырлар булмаячак дигәнне аңлатмый. Яңгырлар булыр. Алар бик озак дәвам итмәячәк, бик көчле дә булмаячак. Температура 15-19 градус тирәсе булачак», – дип билгеләде Шувалов.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 18 сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә температура +2..+7 градус булачак, ә көндез, үзәк мәгълүматларына караганда, кайбер районнарда +17...+22 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. 19 сентябрьдә шулай ук сизелерлек явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә +3...8 градус, көндез +18...23 градуска кадәр җылыта.
Нет комментариев