Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

60 бала ял итә

Узган атнада “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагерен ачу тантанасы булды.

“Урман иле”нең берен­че сменасында 60 бала ял итә. Алар ике отрядка бүленгән. Ике корпусның берсе – кече яшьтәгеләр өчен, икенчесендә 12- 16 яшьлек балалар яши. Отрядның берсенә балалар – “Өчпочмак”, икенчесенә “Кырмыскалар иле” дип ори­гиналь исемнәр кушкан. Ла­герьда ял итүчеләр иҗади фикер йөртергә өйрәнә.

Биналарда бөтен - уңайлыклар да туды­рылган – душ-бәдрәфләр эчтә, су җылытучы бойлер көйләнгән. Балалар, иртәнге сигездә торып, иң элек йокы бүлмәләрен тәртипкә китерә, аннары иртәнге ашка бара. Көн дәвамында кызыклы кунаклар белән очрашулар, мастер-класслар яки башка төрле күңелле чаралар оеш­тырыла.

Ике отрядка дүрт вожа­тый билгеләнгән, шулай ук өлкән вожатый һәм ла­герь җитәкчесе, медпун­ктта һәрвакыт медицина хезмәткәре бар. “Без тәүлек әйләнәсе балаларның сәламәтлеге сагында”, – ди медицина хезмәткәре Алгиз Солтанов.

Лагерьда көненә биш тап­кыр ашаталар. Кайнар ри­зык район үзәгеннән килә. Ашханәдә Мөслимнең по­литехника техникумының өлкән курсларында укучы кызлар хезмәт куя. “Кай­нар ризыкны Мөслим гим­назиясе базасында пешереп алып киләләр. Азык-төлек белән шәхси эшмәкәр Эль­за Ибраһимова тәэмин итә. Балалар ризыктан канәгать, яратып ашыйлар”, – ди ла­герь җитәкчесе Илшат Заки­ров.

Лагерьны ачу тантанасы­на балалар концерт номер­лары әзерләгән иде. Бер бала матур итеп Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыренең инглиз теленә тәрҗемәсен сөйләде. Егетләр “Мин авыл баласы” җырын тәкъдим итте.

Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты.

– “Урман иле”нә бала­лар кабул иткәнче, төрле комиссия тикшерүләре үттек, оешма-предприятие хезмәткәрләре ярдәме белән территорияне, яшәү урынна­рын тәртипкә китердек. Шул рәвешле сезне кабул итәргә рөхсәт алдык. Сезгә карап, көнләшеп тә куям. Үзем дә балачакка кайтып, сезнең белән рәхәтләнем ял итәр идем. Өченче класста укы­ганда мин дә пионер лаге­рында булдым, ул көннәр күңелдә якты хатирә булып саклана. Бу мизгелләр кабат­ланмас, шуңа кадерен беле­гез, – диде район башлыгы, балаларга күңелле яллар теләп.

Балалар “Урман иле” ла­герен бик ярата, чөнки алар монда яңа дуслар таба, бер- берсе белән аралаша. Без сю­жет төшергәндә дә, камера­ны күреп, уратып алдылар, сораулар яудырдылар. Үзләре дә интервью бирделәр, ла­герьдагы тормыш турын­да сөйләделәр. Сюжетны Мөслим телевидениесенең Ютуб каналында карарга була.

Иң кызыгы шул: балалар­ны телефон-планшетта уен уйнап утыра дип сүгәбез, ә “Урман иле” лагеренда алар кесә телефоннарыннан ял итә. Ял итүчеләргә көндез һәм кич берәр сәгать кенә те­лефон куллану рөхсәт ителә. Монда вакыт җанлы аралашу, кызыклы чаралар белән си­зелми дә үтә. Балалар үзләре әйтүенчә, телефон аларга кирәк тә түгел. Вожатыйлар исә рация аша сөйләшә.

Лагерьның беренче сме­насы июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк. 4 июльдә икен­че смена башлана һәм анда 80 бала ял итәр, дип көтелә. Өченче – рухи-әхлакый тәрбиягә юнәлтелгән сме­нада шулай ук 80 бала ял итәчәк.

Айзилә Мөхәмәтҗанова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев