Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Сөлекне ничек салырга?

Сөлекне кай җиргә, ничек салырга? Аны куллану өчен нишләргә?

Дәвалау өчен кулланыла торган сөлек - медицина сөлеге, ул түгәрәк суалчаннарга  керә. Алар кан суырып тукланалар. 2 граммлы ач сөлек 10-15 миллилитрдан да артык кан суырырга мөмкин, һәм 1,5-2 ел азыксыз тора ала.

Бүгенге көндә сөлекне төрле чирләрне дәвалау өчен файдаланалар: йөрәк бакасы (стенокардия), кан тамырларында кан оешу чирләреннән дә, кан басымы - гипертония кризы булганда да кулланалар.

Ничек дәвалый соң ул? Ач сөлекне чиста тәнгә салгач, ул 20-90 минут канны суырып ята да тәннән төшә, ә сөлек тешләгән ярадан кан 12-14 сәгать буе саркый. Ник дисәң, кеше канына сөлектән кан оешуга каршы торучы гирудин дигән матдә тарала. Тәнгә шулай ук гиалуронидаза дигән матдә дә эләгә, ул да кеше организмына төрлечә тәэсир итә. Шулай итеп, бер сөлек кешедән 40 миллилитрга кадәр кан суыра.  Авыруны дәвалаучы врачлар гипертония кризы вакытында да кеше кан тамырыннан кирәк булганда 200-300-400 мл гә кадәр кан алалар һәм бу - дарулар белән бергә, кризны үткәреп җибәрергә ярдәм итә. Билгеле ки, сөлекне кан тамырыннан кан алганчы куйсаң да була. Сөлекне врач билгеләве белән шәфкать туташы сала.

Салыр алдыннан сөлек 4-5 ай ач торган булырга тиеш. Сөлекне, криз вакытына колак артына 1-1,5 сантиметр чигереп салалар (4-6 га кадәр салырга мөмкин).

Сөлекләр аска таба вертикаль торалар. Бер үк вакытта 4-12 сөлек салып була (бик сирәк очракта 20 гә кадәр). 5-6 көннән бу дәвалау ысулын кабатлап була. Сөлекне куйганда колакны мамык белән томалыйлар.

Йөрәк бакасы булганда, алтыдан унбишкә кадәр сөлекне 3-5 кабырга турысына йөрәк ягына күкрәк сөягеннән 1,5-2 сантиметр сулгарак салалар. Сөлек салганда төрле хәлләр булуы бар: көчле кан агуы, йомшак тәнгә кан саву, чиста эшләмәгәндә ялкынсыну, тән кычытуы. Тән кычытса, димедрол, супрастин кебек дарулар кулланыла. Кайбер кешеләргә сөлек салырга ярамый: гемофилия һәм кан оешуы начар булган башка авыру кешеләргә, анемия, кан басымы түбән булганнарга, ябыккан авыруларга да сөлек салырга ярамый. Сөлек куллану алдыннан врач белән киңәшү зарур.

Э. Шәймәрданова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев