Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Вәрәштә сабантуй мәйданчыгы ясаганнар

Бу эш үзара салым акчасы хисабына башкарылган.

Вәрәшбаш авыл җирлегенә караган Иске Вәрәш авылында бик матур итеп Сабантуй мәйданчыгы ясалды. Аның иске коймаларын сүтеп, профнастилдан “Фирман” егетләре яна койма  койдылар. Сабантуй мәйданчыгы өчен Игорь Бубеков эшчеләре тимердән түбәле, артлы 8 утыргыч (12 кешелек) ясап бирделәр. Шушы ук авылда 10 кое төбендәге крестовинаны пластмасса торбага алыштырдык. Иске Вәрәш авылында асфальт юлга “Мост” оешмасы  чокыр ремонты үткәрде.

Вәрәшбаш авылында мәктәп белән балалары бакчасы урнашкан бина каршына балалар мәйданчыгы кайтардык. Аны Казан шәһәренең “Ксейл” оешмасы егетләре урнаштырды. Шушы ук авылда һәйкәл янын профнастил койма белән әйләндереп алдык. Бу эшне Илдар Гәрәев егетләре башкарды. Алла боерса, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәйкәл янына брусчатка җәю планлаштырыла. Ике авылда да су башнясының насослары алыштырылды. Әлеге эшләр барысы  да халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына башкарылды.

Зинфира Маннанова,

Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X