Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Йомырка кабыгы – дәва

Мәгълүм булганча, матдәләр алмашуның бозылуы сөякләрдә кальций җитешмәүдән килеп чыга.

Мәгълүм булганча, матдәләр алмашуның бозылуы сөякләрдә кальций җитешмәүдән килеп чыга. Болар балаларда рахит авыруы, тешләрнең дөрес үсмәве, умыртка сөягенең кәкрәюе, өлкән яшьтәге кешеләрнең сөяге зәгыйфләнүе дигән сүз.  

Беренчедән, кальций җитешмәү еш кына  аз канлылыкка, тиз салкын тиюгә , аллергиягә китерсә, икенчедән, бала тапкан вакытта хатын-кызлар аналыгындагы мускулларның көче кими. Кальций кытлыгы йөкле хатыннарда үзен нык сиздерә.

Венгрия медиклары раслаганча, йомырка кабыгы составында организм өчен кирәкле 27 элемент бар. Шуңа күрә азык-төлеккә аны бик ваклап, чиста итеп юганнан соң киледә төеп кушу зур файда бирә. Йомырка кабыгы яшь балалар өчен дә файдалы. Аны киледә төеп, ризыкка катнаштырганда сөяк тукымалары барлыкка килү тизләшә. Рахит һәм анемия дә булмый кала.

Тавык йомыркасы кабыгын тырнак һәм чәч сынганда, теш казнасы канаганда, эч кипкәндә, бизгәк тотканда, астма белән авырганда, йоклый алмыйча интеккәндә кулланырга киңәш ителә.

Наилә Сәлахова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев