Велойөреш – 2023
Зур бер гаилә булып велойөрешкә чыктык.
5 май көнне Мөслимлеләр велойөрешкә чыкты.
Велойөреш унөченче тапкыр оештырылды. Гаилә көне уңаеннан оештырылган матур чарада 1 меңгә якын кеше катнашты. Чарада өлкән буын вәкилләре дә, балалар да бар иде.
– Велойөрештә катнашучылар саны арта. Мөслимлеләрнең сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирүе сөендерә. Скандинавия йөрешен үз итүче өлкәннәр, велосипедта йөрүчеләр саны көннән-көн арта. Велосипед күпләрнең хәрәкәтләнү чарасына әйләнде. Иң арзанлы транспорт: ягулык сорамый, теләгән җиреңә тиз генә барып кайтырга мөмкин, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин, велойөрештә катнашучыларны сәламләп.
Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 19 май санында
Лилия Шәймиева
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев