Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Спартакиада башланды

Районда XXXIII спартакиада ярышлары старт алды.

 4 февраль көнне районыбызда спартакиадага старт бирелде. Мөслимнең универсаль спорт залында оешмалар һәм предприятиеләр арасында XXXIII Спартакиада ярышларының официаль ачу тантанасы узды.

Спартакиаданың тантана өлешендә   ГТО нормативлары тапшырган яшь спортчыларга ГТО значоклары тапшырылды. Район башлыгы Альберт Хуҗин спорт сөючеләргә уңышлар теләде.

Бу көнне хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында кул көрәше, бадминтон һәм ир-атлар арасында таяк тарту ярышлары булды.

Уенның нәтиҗәсе буенча урыннар түбәндәге булды.
Хатын-кызлар арасында кул көрәше буенча 
1 урын -  үзәк шифаханә командасы
2. урын - электр һәм инженерлык челтәрләре командалары
3.урын - балалар бакчалары командасы.
Ир-атлар арасында кул көрәше буенча:
1.урын - мәктәпләр җыелма командасы
2 урын - МВД командасы
3 урын - "Туган як" агрофирмасы командасы.
Бадминтон ярышлары буенча нәтиҗәләр:
1 урын - үзәк шифаханә командасы
2 урын -  "Август- Мөслим" җәмгыяте командасы;
3 урын - мәктәпләр җыелма командасы.
Таяк тарту буенча:
1 урын - "Август-Мөслим" җәмгыяте командасы
2 урын - үзәк шифаханә командасы
3 урын - "Туган як" агрофирмасы командасы.

Призлы урынга лаек булганнарны җиңүләре белән  котлыйбыз. 

Фото - район матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев