Президент ярышлары
17 март көнне “Яшьлек” спорт комплексында “Президент ярышлары”ның муниципаль этабы узды. Жирәбә нәтиҗәләре буенча быел ярышта 5 сыйныфлар катнаша.
Бәйгедә район мәктәпләреннән җиде команда көч сынашты. Олы Чакмак һәм Тойгелде төп, Күбәк һәм Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән, Мөслим лицееннан берешәр команда килгән булса, Мөслим гимназиясе данын ике сыйныф яклады.
“Президент ярышлары”ның муниципаль этабында укучылар ГТО нормативларын тапшырды.
– Егет-кызлар урыннан озынлыкка сикерү, алга иелү, 1 минут эчендә идәннән күтәрелү (пресс), 30 метрга һәм 1000 метрга йөгерү, егетләр турникта тартылу, кызлар идәннән этелү буенча осталыкларын күрсәтте, – ди Мөслим районы буенча ГТО администраторы Расил Фәттахов.
Спорт сөюче егет-кызлар ярышларга әзерлекне сентябрь аеннан ук башлаган.
– Без бу ярышка күптәннән әзерләндек. Көчебезне дөрес юнәлешкә җибәрүдә физик тәрбия буенча укытучыларыбызның хезмәте зур, – ди Тойгелде мәктәбе укучысы Әмир Шакиров.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: “Президент ярышлары”ның максаты Олимпия чемпионнарын тәрбияләү түгел. Спорт чаралары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, балаларны тәрбияләүгә зур өлеш кертә.
– Укучылар көч, җитезлек, чыдамлылык һәм спорт осталыгы буенча тестлар тапшыра, – ди Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең физкультура укытучысы Сирена Фәсхиева.
ГТО нормативларын тапшыру нәтиҗәләре буенча җиңүче команда билгеләнде. Ул – Мөслим лицееның 5б сыйныфы (укытучылары – Фасыйл Арсланов). Әлеге команда ярышларның апрельдә Түбән Кама шәһәрендә узачак зона турында катнаша. Мөслим гимназиясенең 5а сыйныфы (укытучылары – Дамир Шәйхетдинов) икенче урынны алды. Олы Чакмак мәктәбе укучылары (укытучылары – Сирена Фәсхиева) өченче урынга чыкты.
Шәхси беренчелектә егетләр арасында Мөслим лицееннан Илсаф Әхмәтшинга тиңнәр булмады. Роман Чубаров (Михайловка урта мәктәбе) һәм Вилдан Фәсхиев (Мөслим лицее) икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Кызлардан Камилә Сабирова иң җитезе булып чыкты. Күбәк урта мәктәбеннән Диләрә Закирова – икенче, Мөслим гимназиясеннән Сәфинә Хәйдарова өченче урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев