Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

«Яшьлек» спорткомплексында «ГТО стратлары» исемле район ярышлары узды

14 сентябрьдә «Яшьлек» спорткомплексында укучылар арасында җиңел атлетика буенча «ГТО стратлары» исемле район ярышлары узды

Ярыш барышында укучылар җиңел атлетика буенча ГТО нормативларын үтәделәр: 5-9 сыйныф укучылары урыннан озынлыкка сикерү, 60, 1000, 2000 метрга йөгерү, ераклыкка туп ыргыту, 10-11 сыйныф укучылары 100 метрга йөгерү (2000 метрга - кызлар, 3000 метрга - егетләр), 500, 700 граммлы граната ыргыту, урыннан озынлыкка сикерү буенча ГТО нормативларын уңышлы үтәделәр. 

Ярышлар яхшы дәрәҗәдә узды. Балалар арасындагы кискен көндәшлек ярышларны мавыктыргыч итте. Ярышларда катнашу укучыларны сәламәт яшәү рәвешенә этәрү эшен яхшыртырга, абруй, намус, әдәплелек һәм сабырлык кебек әхлакый-этик сыйфатлар тәрбияләү буенча максатчан эш алып барырга мөмкинлек бирә. 

Катнашучылар финиш сызыгына беренче булып килү өчен бөтен көчен куярга һәм үзләрендә икенче сулыш уятырга тырыштылар. Чарада тамашачылар да катнашты, алар ярышларның барышын күзәттеләр. Җиңүчеләрне мәгариф идарәсе грамоталары белән бүләкләделәр.

5-9 сыйныф укучылары арасында команда ярышлары нәтиҗәләре:
1 урын - Г. Тукай исемендэге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе
2 урын – Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбе
3 урын - Тат.Буләр гомуми белем бирү мәктәбе
4 урын - Әмәкәй мәктәбе

10-11 сыйныф укучылары арасында команда ярышлары йомгаклары:
1 урын - Г.Тукай исемендэге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе
2 урын – Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбе
3 урын - Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе
4 урын – Мөслим гимназиясе

Фотолар - Мөслимнең ГТО үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев