Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

ГТО фестивале узды

Педагоглар, мәктәпләр һәм балалар бакчаларының техник персоналы ГТОның алты төрле нормативын үтәделәр.

18 ноябрьдә Мөслим районында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура–спорт комплексы фестивале узды.

Фестиваль мәгариф хезмәткәрләре арасында ГТО комплексын популярлаштыру һәм үстерү максатыннан үткәрелде. Ярышларда барлыгы 22 команда һәм районның 120 мәгариф оешмасы педагогы катнашты.

Педагоглар, мәктәпләр һәм балалар бакчаларының техник персоналы ГТОның  алты төрле нормативын үтәделәр. 

Ярыш йомгаклары буенча команда зачетында 1 урынны Мөслим гимназиясе педагогларының җыелма командасы яулады, икенче урында Түбән Табын, өченче урынга Михайловка мәктәбе коллективы лаек булды, 4 урынга  Баек мәктәбе чыкты.

Шәхси зачетларда да җиңүчеләр билгеләнде.
Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр һәм Мәгариф идарәсе грамоталары һәм ярышлар спонсоры булган Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары Советының бүләкләре тапшырылды.

Фото - спорт мәктәбе  архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев