Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Пенсиягә алдан чыга аламмы?

– Инвалид бала тәрбиялим. Аңа 8 яшь. Пенсиягә алдан чыгарга хокукым бармы?

 

Газета укучыбызның әлеге соравына Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе урынбасары Гөлназ Рәхимова җавап бирә:

– Инвалид баланы яисә балачак инвалидын 8 яшькә кадәр тәрбияләгән ата-ананың берсе картлык буенча иминият пенсиясенә алдан чыгарга хокуклы: әни кеше – 50 яшьтән, әти кеше – 55 яшьтән. Әмма кайбер шартлар үтәлү мөһим. Картлык буенча иминият пенсиясенә алдан чыгарга хокукы булган ата-ананың тиешле иминият стажы (хатын-кызлар өчен – 15 елдан ким булмаган, ир-атлар өчен – 20 елдан ким булмаган) һәм тиешле күләмдә шәхси пенсия коэффициенты (картлык буенча иминият пенсиясен 2022 елда рәсмиләштергән очракта – 23,4 ким булмаска тиеш) булу зарур.

Үз балаларың белән беррәттән уллыкка алган балалар да игътибарга алына. Алдан пенсиягә чыгу турындагы мәсьәләне хәл иткәндә баланың инвалид булып танылу яше мөһим түгел, шул исәптән 18 яшьтән соң балачак инвалидлары дип танылган балалар да исәпкә алына. Шулай ук баланың күпме вакыт инвалид булып торуы, пенсия сорап мөрәҗәгать итү вакытына аның инвалид булу-булмавы да мөһим түгел.

http://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев