Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Студентлар көне белән!

25 гыйнварда Студентлар көне билгеләп үтелә. Иң күңелле чор – студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән?! Бүгенге студентларлар ничек яши? Абитуриентларга алар нинди теләкләр җиткерә? Әлеге сораулар белән студентларга мөрәҗәгать иттек.

Регина, Казан федераль университеты:

– 11 сыйныфта укыган чорны искә алганда бала йоннары кабара! Бер аяк белән – балачакта, икенчесе белән олы тормышка басарга әзерләнәсең. Алда – тормышның иң мөһим этапларының берсе: яңа казанышлар, җиңүләр һәм очрашу-танышулар. Тик башта уку йортын, булачак профессияне сайларга кирәк. 

Илнар, Яр Чаллы педагогия университеты:

– Без мәктәпне тәмамлаган 2020 елда имтиханнар коронавируска бәйле карантин вакытына туры килде.  Авыр чор булса да, үзем теләгән уку йортына укырга кердем, математика һәм информатика бүлегендә 2 курста укыйм.

 

 Сораштыруны Рәмилә Сәләмова үткәрде.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев