Бәйрәм – бер, гадәтләр – төрле
Җирлегебездә төрле милләт вәкилләре яши. Яңа елны каршылауда һәрберсенең үзенә генә хас гореф-гадәтләре бар.
Наталья Шадрина:
– Яңа елны каршы алу һәм үткәрүдә русларда әллә ни аерма юк. Табынга башка халыкларныкы кебек үк ризыклар куябыз: пилмән, үрдәк яисә каз ите, койка, компот. Итле ризыклар күп була. Яңа ел чыршысы – һәр йортның бизәге. Яңа елны каршы алгач, кемдер урамга, мәдәният йорты янына күңел ачарга бара. Балалары һәм туганнары белән өйдә генә утыручылар да бар. Ә православие динен тотучылар өчен иң мөһим бәйрәм ул – ул Раштуа. 6 гыйнвар көнне кырык көнлек пост тәмамлана. Православие динендәге милләттәшләребез Раштуаны Яңа ел буларак билгеләп үтә.
Фото - Мөслим- информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев