Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Алар инде студент булды!

Җәйге каникулларның соңгы ае. Кичәге укучылар бүген студентлар инде. Егет-кызлар үзләре теләгән уку йортына керә алганмы? Кемнәр нинди юнәлешне сайлаган?

Әдилә Бәдретдинова (тарихтан – 89, җәмгыять белеменнән 85 балл җыйган): – Казан спорт һәм туризм академиясенең ресторан һәм кунакханә эше факультетына бюджетлы урынга укырга кердем. 8 сыйныфтан бирле шушы уку йортына керергә хыялландым. Хыялларга ышансаң, алар чынга аша икән! Киләчәктә ресторатор буласым, үз ресторанымны ачасым килә. Мөслимдә туризм базасы булдыру уе да бар. Тормыш күрсәтер, яхшыга өметләник!

Альбина Нәсифуллина (җәмгыять белеменнән 92 балл җыйган): – Мин Яр Чаллы педагогия университетының математика һәм экономика профиленә укырга кердем. 10 сыйныфны тәмамлагач, шушы юнәлештә укуымны дәвам итәргә дигән карарга килдем. Үз максатыма ирештем, бюджетлы урынга үттем. Уку елы дәвамында җәмгыять белеме фәненә басым ясарга туры килде. Математиканы да яратып укыдым, чөнки киләчәктә кирәк булачагын белә идем.

Илдар Зиннуров (профильле математикадан – 95, рус теленнән – 83 һәм физикадан 86 балл җыйган): – Мәскәүнең Губкин исемендәге нефть һәм газ университетына укырга кердем. Нефть эшкәртү факультеты күңелемә хуш килде. Документларны биш урынга: дүртесен – Мәскәүгә, берсен Санкт-Петербургка биреп карадык. Барысыннан да шалтыратып: “Имтиханнарны үттегез, балларыгыз бик яхшы! Көтәбез,” – дип хәбәр иттеләр. Укырга керү минем өчен җиңел булды. Мәктәптә тырышып укысаң, ялкауланмасаң, нәтиҗәләр дә куанырлык була.

Регина Шәймөхәмәтова (химиядән – 88, рус теленнән – 81, профильле математикадан 82 балл җыйган): – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына укырга кердем. Сәнәгать һәм гражданнар төзелеше факультетында белем алачакмын. Әтием укыган институт бу, шуңа күңелемә якын. 261 балл белән бюджетлы урынга керү мөмкинлеге булды. Әти-әниемә, укытучыларыма, мәктәбемә рәхмәт! Чын төзүчеләр әзерләүче уку йорты бу!

Зөлфия Хафизова (биологиядән – 90, математикадан 80 балл җыйган):

– КФУның психология факультетына укырга керергә теләгән идем. Теләгем кабул булды, бюджетлы урынга үттем, Аллаһ ярдәм итте. Көне-төне укырга туры килде инде. Иң мөһиме – үзеңә ышанырга, укырга кирәк икән. Бу факультетка укырга керү өчен биологиядән имтихан бирергә кирәк иде. Сер түгел, психология факультетына керү бик авыр, конкурс зур булды: 200 кешедән 25 кешене генә алдылар. Үземнең дә шулар арасында булуыма сөенәм! 

Фотолар- студентларның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев