Өстәмәләр кемгә тиеш?
2025нче елның 1 гыйнварыннан Социаль фондның Татарстан бүлеге әлеге гражданнарның пенсияләренә 1200 сум өстәмә түләү билгеләячәк
Киләсе елдан Россиядә I төркем инвалидларны һәм 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны карау буенча компенсация түләүләре институты үзгәртеләчәк. 2025нче елның 1 гыйнварыннан Социаль фондның Татарстан бүлеге әлеге гражданнарның пенсияләренә 1200 сум өстәмә түләү билгеләячәк. Ул ел саен пенсия белән бергә индексацияләнәчәк. Шулай итеп, ярдәм чарасы сакланып калса, әлеге түләү ел саен артачак.
– Бүген I төркем инвалидларны яки 80 яшьлек пенсионерларны караучы татарстанлылар 1200 сум күләмендә түләүләр ала. Түләүләр өлкән кешене караучының гаризасы буенча, язмача раслаганда гына билгеләнә һәм акча өлкән кешенең пенсиясе белән бергә түләнә. Киләсе елдан гариза язарга кирәк булмаячак. Социаль фонд I төркем инвалидларга һәм 80 яшькә җиткән гражданнарга өстәмә рәвештә 1200 сум түләү бирәчәк, – ди Социаль фондның Мөслим районында клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева.
Пенсионерларга моның өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел. 80 яшьтән югары өлкән кешене караучы турында мәгълүмат бирү дә кирәк булмаячак.
Тумыштан I төркем инвалидларны (I төркем инвалидларны караучы ата-аналардан һәм попечительләрдән тыш) караган өчен 1200 сум күләмендә түләү алу өчен дә гариза язарга кирәк булмаячак. Бу түләү хезмәткә сәләтле эшләмәүче гражданнарга каралган. 2025нче елның 1 гыйнварыннан тумыштан I төркем инвалидларның пенсияләренә өстәмә буларак кертелә.
2025нче елның 1 гыйнварыннан Социаль фондның Татарстан бүлеге кайгырту таләп ителүче гражданин ала торган пенсиягә, иминият яки дәүләт (шул исәптән социаль) пенсиясе тәэминаты буенча өстәмә түләүләр рәсмиләштерәчәк. Иминият пенсиясенә яки дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсиягә беркетелгән түләүгә 1200 сум акча өстәләчәк. Кеше ике пенсия ала икән, Социаль фондның республика бүлеге аларның берсенә генә өстәмә түләү билгеләячәк. Өстәмә түләүләр пенсия белән бергә, шул ук вакытта индексацияләнәчәк. Тәрбиягә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарны караучылар өчен түләүләр алар билгеләнгән чор тәмамланганчы дәвам итәчәк. Киләсе елдан әлеге категория өчен яңа тү-ләүләр билгеләнмәячәк.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев