Табиб киңәшләре: дөрес диагноз һәм дәвалау
Сәламәтлек

Табиб киңәшләре: дөрес диагноз һәм дәвалау

Терапевтка яки аллергологка мөрәҗәгать итеп, дөрес диагноз куйдыру зарур

Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә тын юллары авырулары белән мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан.

“Көз җиткәч, күпләрнең борыннары тыгыла, йөткерә башлыйлар. Күп очракта бу кискен респиратор авыру түгел, ә аллергия булып чыга. Көз көне дә аллергия еш күзәтелә. Бу чорда, яфраклар черегәндә, тузан гөмбәчекләре активлаша. Салкын тиюдән аермалы буларак, аллергия вакытында тән температурасы күтәрелми, ә борын кычыта һәм күзләр яшьләнә. Терапевтка яки аллергологка мөрәҗәгать итеп, дөрес диагноз куйдыру зарур. Үз белдегегез белән дарулар эчәргә ашыкмагыз”, – дип кисәтә дерматолог Илгиз Латыйпов.

Фото - Түбән Табын интернат-мәктәбе архивыннан

 

 


Нет комментариев