Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Массажның да җае бар

Әби-бабаларыбыз авыртуны басар өчен бәрелгән җирне төрле майлар белән уган. Хәзер массажны төрле авыруларны дәвалау, арыганлыкны бетерү, яшәрү өчен кулланалар.

Район хастаханәсенең физиотерапия бүлегендә эшләүче Ирина Шәйхразиеваның массажист буларак эш стажы – 30 елдан артык. Бөгелмә медицина училищесында акушерка белгечлеген ала ул. Хезмәт юлын Вәрәшбаш ФАПында башлый. Район хастаханәсенә эшкә күчкәч, 1993 елда яңа һөнәр үзләштерә: массаж ясаучы белгечлеген ала.

– Массаж организмда кан әйләнешен яхшырта, лимфаларны чистарта, нәтиҗәдә иммунитет ныгый. Массажлар балаларның аяк-кулларын, мускулларын ныгытырга яисә йомшартырга ярдәм итә. Массажның дәвамлылыгы гәүдәнең кайсы өлешенә ясау белән бәйле. Балаларга массаж озаграк ясала, – ди Ирина Шәйхразиева. – Массаж ясау өчен кеше организмының төзелешен яхшы белергә кирәк.  

Соңгы елларда Ирина күбрәк балалар белән эшли. Пациентлары арасында яңа туган сабыйлар да, мәктәп яшендәге балалар да бар.

Фото – Район хастаханәсе архивыннан.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 3 май санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев