Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең балаларың, Мөслим!

“Алгарыш” алга әйди

ТР Хөкүмәте гранты ярдәмендә мөгаллимнәр чит илдә белем күтәрәләр

Мөслим лицееның инглиз теле укытучысы Лилия Нуриева “Алгарыш” грантында катнашты һәм “Гомуми белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре” категориясендә җиңү яулады.

Татарстан Республикасында чит илләрнең мәгариф һәм фән оешмаларында белгечләр әзерләү һәм стажировка үтү юлы белән гамәлгә ашырылучы “Алгарыш” грант программасы эшли. Республиканың интеллектуаль элитасын әзерләүдә, аларга ярдәм итүдә һәм республика икътисадының югары квалификацияле кадрларга ихтыяҗын канәгатьләндерүдә грантның әһәмияте зур. Грант җиңүчеләре конкурс ярдәмендә билгеләнә. Бәйге средстволары җиңүчеләрне укыту, яшәү, туклану һәм юл чыгымнарын каплау өчен тотыла.

Лилия Нуриева 19-31 август көннәрендә Төркиянең Истанбул шәһәрендәге ITI (айтиай) – инглиз теле укытучылары әзерләүче һәм инглиз телен өйрәтүче Кембридж халыкара үзәгендә CLIL (КЛИЛ)  – телне башка предметлар белән интеграцияләп укыту программасы буенча белемен күтәрде. Аның “Алгарыш” бәйгесендә беренче тапкыр гына катнашуы түгел. 2014 елда ул, шулай ук грант бәйгесендә җиңү яулап, Бөек-британиянең Манчестер шәһәрендә бер ай дәвамында стажировка үткән иде.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 13 сентябрь санында укыгыз.

Фото – Л.Нуриеваның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев