Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

Сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре китапханәдә «Аулак өй»дә

Балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре китапханәдә кунакта булдылар.

- Укытучылар көне уңаеннан үзәк китапханәдә кунакта районыбызның сәнгатькә гашыйк, нечкә күңелле, җыр – моңга оста, хис- тойгыларга бай иҗат коллективы кунакта булды. Әлбәттә сүз Мөслим районы балалар сәнгать мәктәбе мөгаллимәләре, хезмәткәрләре турында бара. Бу күркәм коллектив “Аулак өй” баттл дигән бәйрәм кичәсенең чын мәгънәсендә йөзек кашы булды. Үзләре җырлый, үзләре бии, үзләре өздереп гармун уйныйлар. Чара барышында төрле сынауларда: “Тапкырлар тапмый калмас” дигән табышмаклар биремендә, “Такмак җыю" уенында, музыкаль сәламләү рубрикасында, "Йөзек салыш" уенында катнашып үзләрен актив һәм югары профессиональ дәрәҗәдә булуларын күрсәттеләр. Татар халкының гореф – гадәтләрен искә алып “Исем кушу”, “Килен төшерү” йолаларын бөтен кануннарына туры китереп  уйнадылар. Сәнгать мәктәбе коллективына  иҗади уңышлар, мактаулы казанышлар, гаилә иминлеге һәм бәхетле тормыш телибез, - дип язалар балалар сәнгать мәктәбеннән

Фотолар - балалар сәнгать мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев